“Шигъри чыршы”
Кышкы каникул көннәрен күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан чыгып, 29 декабрьдә Шура авыл китапханәсендә “Шигъри чыршы” дип аталган шигырь кичәсе оештырдык. Бизәлгән яшел чыршы янында балалар татар телендә Яңа ел, кышкы табигать һәм уеннар турында матур шигырьләр сөйләделәр.