Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Иң кадерле кешем син, Әнием!”

26ноябрь-Әниләр көненә багышлап Шура авыл клубында клуб җитәкчелеге белән берлектә “Иң кадерле кешем син, Әнием!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрдек. Кичәдә балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан белән беррәттән өлкән яшьтәге һәвәскәр җырчылар да  чыгыш ясадылар. Кадерле әниләргә багышлап башкарылган җырлар, шигырьләр һәм биюләр һәркемгә дә ошады.