“Китапмы яисә киномы?”
4 ноябрь көнне Шура авыл китапханәсендә Кино елына багышлап “Сәнгать төне”акциясе кысаларында “Китапмы яисә киномы?” дип аталган чара узды. Китапханәгә килүче яшүсмерләр белән кино сәнгате һәм аның үсеше, Мөселман кино фестивале, Татар кино сәнгате турында сөйләшү булды. Иң беренче кино тарихы турында да мәгълумат бирелде. Киноның әдәби әсәрләрдән туганлыгы хакында ассызыклап әйтелде. Китапмы яисә киномы дигән сорауга яшүмерләрдә төрле фикерләр туды. Ә инде күбрәк нинди кино дигәндә, егетләрне боевиклар һәм фантастик кинолар кызыксындыруы ачыкланды. Түгәрәк өстәл бик җанлы һәм мавыктыргыч төстә узды.