Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Сезнең белән яшәү күңелле”

6 октябрь көнне Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында

  Шура авыл китапханәсе һәм клубы  “Сезнең белән

  яшәү күңелле” дип аталган әдәби-музыкаль кичә

  үткәрде. Өлкәннәребез бу көнне ел да зарыгып кө-

  теп алалар. Бу көн алар өчен бәйрәм дә, бер-берсе

  белән очрашып сөйләшү дә, күңелле биләм дә.

  Өлкәннәрне Шурабаш авыл җирлегенең ветераннар

  советы җитәкчесе Нургалиева Мөршидә бәйрәм бе-

  лән котлап, аларга саулык-сәламәтлек, озын гомер

  теләде.Кичәдә Шура авылының “Чордашлар” фоль-

   клор коллективы чыгышы бигрәк тә күңелгә хуш

   килде. Алар “Яңа өй котлау”күренешен тәкъдим

   иттеләр. Бәйрәмгә килүчеләр үзләренең яшь 

  чакларын, күңелле җыр-биюләрен искә төшереп 

  утырдылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның

  чыгышлары да алкышларга күмелде. Кунаклар да

  буш кул килмәгәннәр, “күчтәнәчләр” алып килгән-

  нәр.Маһикамал апа белән Ясминә апа яшь чакта

  сәхнәдә сөйләгән шигырьләрен тагын бер тапкыр

  искә төшерделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам

  итте.