Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

. “Татарстан – минем Туган илем!”

Һәр елдагыча бу уку елында да башлангыч класс укучыларына Мәдәни көндәлек бирелде. Без, китапханәчеләр һәм укытучылар, бу чараны бәйрәм төсендә күңелле итеп үткәрдек. “Татарстан – минем Туган илем!” дигән темага  китапханәче Фазылҗанова Г.Р. балалар алдында чыгыш ясады. Укытучылар көндәлекне ничек алып барырга икәнлеге турында аңлатма бирделәр. Укучыларга шулай ук балалар өчен язылган китаплардан күргәзмә дә тәкъдим ителде.