“Мин тынычлык яклы!”
3 сентябрь-Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан башлангыч класс укучылары белән “Мин тынычлык яклы!” дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Балалар белән терроризм турында һәм аның нәтиҗәсендә килеп чыккан фаҗигалар хакында сөйләшкәннән соң, укучылар үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр.