“Экстремизм-кешелеккә каршы явызлык”
Экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында 6 сентябрь көнне Шурабаш төп гомумбелем бирү мәктәбендә 8-9 класс укучылары белән “Экстремизм-кешелеккә каршы явызлык” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучыларга терроризм һәм экстремизм турында аңлатма бирелде, аларның нинди фаҗига һәм аяныч хәлләргә китерүе хакында җиткерелде. Интернеттан алынган мәгълуматлар һәм махсус брошюралар укучыларда зур кызыксыну уятты.