Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен”.

: “Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” дип исемләнгән Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган сәнгать фестивалендә Шура авылыннан мәктәп укучылары сәнгатьле шигырь укуда, әкияткә карата күренеш сәхнәләштерүдә, Тукай сүзләренә язылган җыр башкаруда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Фестивальдә шулай ук кул эшләреннән торган күргәзмә дә урын алды.