Батырларның даны мәңгелек!
: Бөек Җиңү көненә карата оештырылган митингта сугыш ветераннары, тыл ветераннары, авыл халкы һәм укучылар катнашты. Шура һәм Кече Әтнә авылларыннан сугышта һәлак булганнарга куелган обелискка венок һәм чәчәкләр куелды. Исмагилов Ризван һәм Хәкимов Вәли бабайларның чыгышларын һәркем зур кызыксыну белән тыңлады.