“Милләтемнең кояшы син, и моңлы,нурлы Тукай!”
Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап планлаштырылган эшләрнең чираттагысы – “Милләтемнең кояшы син, и моңлы,нурлы Тукай!” дип исемләнгән әдәби-тематик кичә. Кичәгә мәктәп укучылары бик кызыксынып әзерләнделәр. Чөнки бу әһәмиятле датага багышлап уздырылган чаралар мәктәп, клуб һәм китапханә белән берлектә оештырылды. Кичәгә килгән авыл халкы да шагыйрьнең яңа әсәрләре белән танышты. Балаларның кул эшләре күргәзмәсе һәркемдә зур кызыксыну уятты.