Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

Матур китап – балалар шатлыгы.

2 апрель – Халыкара балалар китабы көненә багышлап, китапханәдә библиографик дәрес уздырылды. Китапханәгә кайткан яңа китаплар балаларда зур кызыксыну уятты. Күргәзмәгә куелган китапларга кыскача күзәтү ясалды. Балалар үзләре яраткан шигырь һәм әкиятләрен дә сөйләп күрсәттеләр. Китапханәнең нинди әһәмиятле урын икәнлеген, китаплар укуның кирәклеген балалар белеп китсеннәр өчен, бу дәресләрнең файдасы зур икәнлеге ассызыкланды.