Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

“Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,сукмагымда Тукай эзләрен!” Фестиваль -концерт

19 апрель көнендә Шурабаш мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан ,бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел булуга багышланган "Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләре !” дип исемләнгән фестиваль-концерт  үткәрелде . Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп ”Син яшәрең, мең яшәрсең,Син шагыйръләр солтаны!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе, “Шүрәле могҗизасы “ дип иемләнгән  кул эшләре,рәсем күргәзмәләре ясалды. Фестивальдә катнашучылар Габдулла Тукай  иҗат иткән җырларын җырладылар, шигыръләрен сөйләделәр,әкиятләренә инценеровкалар эшләделәр.Кичәдә өч авыл үзешчәннәре катнашты.Тукай иҗаты – мәдәният,сәнгать,әдәбият әхелләренә генә түгел, һәркайсыбызга бетмәс –төкәнмәс илһам чишмәсе булып тора.