Лучше всех!
Шурабаш мәдәният йортында китапханә белән берлектә гаилә елы уңаеннан“Лучше всех!” дип исемләнгән конкурс үткәрелде.Конкурска катнашучылар үзләренең нәрсәгә сәләтле икәннәрен күрсәттеләр. Һәрбер номер алдыннан экранда катнашучылар турында информация күсәтелә.Конкурска авылда яшәгән балалар гына түгел, авылга кунакка кайткан шәһәр балалары да катнашты.Без талантлы балаларга бик бай икән.Алар җыр, бию, гемнастика,шигыръ сөйләү , һәтта скрипкада уйнаучы бала да катнашты. Һәрбер катнашкан балага “ Лучше всех!” дигән медалҗ һәм истәлекле бүләк тапшырылды.