Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә

ТР Арча муниципал районы башкарма комитетының “ Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” оештырган  авыл китапханәләре арасында уздырылучы иҗади бәйгегедә алты авыл китапханәсе көч сынашты. Гаиләләр “ Иҗади гаилә,”,” Китаплы гаилә!”,Тарихлы гаилә” номинацияләре буенча көч сынаштылар.Яңа Кенәр авылында уздырылган бу бәйгедә Лотфуллина Халисә апалар гаиләсе катнашты.Бәйгедә катнашкан һәрбер гаилә үзләренең никадәр рухи яктан бай , талантлы икәннәрен күрсәттеләр. Бу бәйге китап белән дус булып яшәгән гаиләләрнең күңел түрендә сакланган истәлекләрен барларлый, галиҗәнап китапка мәдхия җырлаган якташларыбызның,иҗади сәлатен ача . Бәйге азагында гаиләләргә мактаулы диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды