“ Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!”
26 апрель көне Шурабаш авыл китапханәсендә “ Милләтемнең кояшы син,и моңлы, нурлы Тукай!” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде һәм шагыйрнең ктапларыннан күргәзмә тәгъдим ителде.Габдулла Тукай тарихка бөек татар шагыйре булып кереп калды. Ул үзеннән соң бик зур материал калдырды .Шуның яртысыннан күбрәге балалар өчен әсәрләр булып тора.Катнашучылар Габдулла Тукай иҗаты белән таныштылар,шигыръләрен укыдылар,викторина сорауларына җавап бирделәр.