Шурабашская сельская библиотека - филиал № 53

Интеллектуаль уен

2017 ел-Экология елына багышлап, Шурабаш авыл китапханәсендә мәктәп укучылары белән “Экологик ассорти” дигән исем астында интеллектуаль уен уздырылды. Башта китапханәче Хаертдинова Зөлфия экология төшенчәсе турында тулы аңлатма бирде,  табигатькә һәм тирә-як мохиткә карата сакчыл караш булдырырга кирәклегенә басым ясады. Уен барышында укучылар үзләренең белемнәрен сынадылар, яңа мәгълүмат тупладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.