Картаямыни соң йөрәк!
“ Картаямыни соң йөрәк!””
5 октябрь 2016ел.
Яше белән инде олы булсалар да,
Сиксән яшне күптән инде узсалар да,
Картлар диеп әйтеп булмый хич аларны,
Авылымның яше алар, алтынныры.
5 октябарь көнне ,Шурабаш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә ,өлкәннәр көне уңаеннан, “ Картаямыни соң йөрәк!” дип исемләнгән әдәби- музыкал кичә үткәрелде. Кичәгә авылыбызның өлкән яштәгеләре чакырылды. Кичәне Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Нигаматуллин Мансур ачып җибәрде. Ул өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.Пенсионер-китапханәче Антипов Федор өлкәннәрне бәйрәм белән котлады . Кичә җырлар биюләр белән үрелеп барды. Өлкәннәр үзләренең үткәннәрен сөйләделәр. Бәйрәм белән котладылар, җарлап биеп күңел ачтылар .Кичә күтәренке рухта, күңелле үтте.