Штырская сельская библиотека - филиал № 52

Дуслык- тормыш үзәге

 “ Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” атналыгы буенча 18 апрель көнне  Штерә авыл китапханәчесе,   башлангыч класс  укытучысы  Сөнгатова Г.А. белән берлектә ,“  Дуслык тормыш  үзәге” темасына буенча танып белү сәгате  үткәрде. Укучылар өчен “ Дусларның  дуслары  безнең дуслар” темасына китап күргәзмәсе оештырылды, аңа күзәтү ясалды. Укучылар белән дуслык турында мәкальләр әйтелде, шигырьләр укылды. Аннан соң, дуслык темасына презентация карадык.