Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Җиңү килде җирне нурга күмеп. Әдәби-музыкаль кичә

 

 

Аларның исемнәре дан обелискасына язылган. Авылыбызның 83 ир-егете сугыш кырында Ватаныбызның азатлыгы өчен гомерләрен бирделәр, никадәр сугышчы хәбәрсез югалды. Тол калган хатыннар хәбәрсез югалган ирләрен бүген дә көтәләр.

       7 май көнне Шекә авылы һәйкәл-обелиск янына авылыбызның сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылды. Аларны котлап, китапханә, клуб, мәктәп белән берлектә “Җиңү килде җирне назга күмеп” дип исемләнгән әдәби-музыкаль  кичә үткәрелде. Кичә барышында сүз хөрмәтле ветераннарыбызга бирелде. Алар үзләренең үзәкләренә үткән сугыш алган балачаклары турында тетрәнеп сөйләделәр. “Сугышлар башка беркайчан да булмасын, тыныч тормышларда гына яшәргә язсын иде”,- дигән теләкләрен җиткерделәр.