Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Ут дусмы, дошманмы". Интеллектуаль уен.

Ут белән сак булыйк!” исеме астында игълан ителгән янгын куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында  “Ут дусмы, дошманмы?” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Максаты: Утның файдалы һәм начар якларын ачыклау, янгын һәм аның килеп чыгу сәбәпләрен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерү, янгын чыккан очракта, үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту, җаваплылык хисе тәрбияләү. Кичәдә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның зурлар группасы һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты.  Арча янгын сүндерү бүлеге хезмәткәре Ахметов Илгиз чакырылды. Ул укучыларга янгын куркынычсызлыгы, янгын чыккан очракта, үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре турында сөйләде; янгын сүндерү приборын ничек кулланырга икәнен аңлатты. “Коткаручылар” исемле презентация күрсәтелде. Кичәдә балалар белән бергә Төлке белән Песи дә катнашты. Төлке урманда учак ягып маташканда, Песи килеп чыгып урманны янгыннан коткарып калуда ярдәм итеп укучыларны чакыра. Укучылар кагыйдәләр, уеннар аша урманны янгыннан коткарып калалар. “Кем тизрәк хәбәр итә”,  “Кем тизрәк киенә”, “Табышмакка җавап тап”, “Кайсы команда янгыннан уенчыкны беренче коткара”, “Шланга белән янгын сүндерү”, “Искә төшерик, хәтердә калдырыйк” уеннары уйнатылды. Балалар үзләренең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр, һәр уенда өлгер булдылар, Сорауларга дөрес җавап бирделәр. Куелган максатка ирештек дип уйлыйм.