Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Бездә ришвәтчелек бармы? Белешмә сәгате.

6 декабрь көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән “Бездә ришвәтчелек бармы?” дигән темага белешмә сәгате үткәрелде. Балалар ришвәтчелекне ничек аңлый, башта шул турыда фикер алыштык. Нәрсә ул ришвәт? Бу сорауга җавап табып, җәмгыятьтә нинди урын алып тора, шул турыда балаларга аңлатылды. Нинди өлкәләрдә һәм профессияләрдә ришвәтчелек киң таралган? Нинди шартлар тудырылса, ришвәтчелек кимер иде? – балалар белән шушы сорауларга фикер алыштык. Тормышыбызга үтеп кергән бу ямьсез күренешкә карата мөнәсәбәтен татар халкы мәкальләрендә чагылдыра.Укучыларга мәкальнең беренче өлеше әйтелде, алар дәвам иттеләр. Асылында яткан фикерне дә аңлатып үттек. Ахырдан укучыларның үз – үзләрен тикшерү өчен төрле ситуацияләр бирелде. Аннан чыгу юлларын бергәләп эзләдек. “Ришвәт һәм аның белән көрәш” исемле күргәзмә куелып, укучылар игътибарына тәкъдим ителде.