Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Сагышларны миңа язмыш бирде.Тематик кичә

Халкыбызда элек-электән ятимнәргә, гарипләргә,  язмыш кимсеткән кешеләргә карата аерым бер гадәт яшәп килә. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр. 4 декабрь көнне физик мөмкинлекләре чиклеләр декадасы уңаеннан, китапханәдә “Сагышларны миңа язмыш бирде” дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Максаты: укучыларда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, ихтирамлылык,  шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү. Кичәдә укучыларга шул тошенчәләр турында мәгълумәт бирелде. Мәкальләр һәм әйтемнәр әйтелде, викторина сорауларына җаваплар табылды, әдәби уен уйнатылды, китаплардан өзекләр укылды. Мөмкинлеклекләре чикле язучыларның китапларыннан “Аларның тормышы-безгә үрнәк” исемле күргәзмә куелып, укучылар игътибарына тәкъдим ителде.