Фильмга күчкән китаплар.(Белешмә сәгате)
Шул уңайдан Шекә авыл китапханәсендә зурлар белән “Фильмга күчкән китаплар” дип аталган кичә үткәрелде. Фильм төшерелгән китаплар буенча “Кино сәнгате” исемле күргәзмә оештырылды, күзәтү ясалды, китаплар укучыларга тәкъдим ителде. Безнең үзебезгә телевизор аша таныш булган кинолар турында сөйләшү , “Ак чәчәкләр” кинофильме турында фикер алышу, китап белән чагыштыру булды. Ахырдан кичәдә катнашучылар газет-журналлар, китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар.