Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Нәүрүз Мөбәрәк булсын! Бәйрәм кичәсе

     Ошбу көнне малайлар вә кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак – такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар,ә хуҗалар аларга күчтәнәчләр биргәннәр.

    Бездә дә Кыш бабайны озатып, язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәме үтте.

    Максат: балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету, фольклор запасларын арттыру, сәләтләрен ачу, үстерү, туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

     Бәйрәмдә халкыбызның дәртле җырлары, борыңгы такмаклары яңгырады, җырлы-биюле уеннары, өйдән-өйгә кереп йомырка җыю күренеше күрсәтелде.. Бәйрәм тамашасы күңелле, мавыктыргыч булды.