Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда Тукай эзләрен. Фестиваль.

    Аның тирән халыкчанлык белән сугарылган әсәрләре миллионнарча кешеләрнең күңел дөньясын яктыртып, баетып килә. Тукай әсәрләре бүген дә кешеләрнең якын юлдашы һәм киңәшчесе.

     Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, район күләмендә оештырылган фестиваль кысаларында 13 апрель көнне ”Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда –Тукай эзләрен” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укучылар, җырларын оста итеп башкаручылар, әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән композиия күрсәтүчеләр, “Шүрәле могҗизасы” дип аталган кул эшләре күргәзмәсе белән Апаз авыл җирлегенең Пшәнгәр авылында чыгыш ясадык.