Китап - дөньяны танып белергә ачкыч. Уен-кичә
Шул уңайдан, 2 апрель көнне китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән “Китап – дөньяны танып белергә ачкыч” исемле уен-кичә үткәрелде. Максаты: китапка сакчыл караш тәрбияләү, укучыларда китап укуга мәхәббәт уяту, белемле булуның әһәмиятен төшендерү.
Уен-кичәдә “Китап-белем чишмәсе” дип аталган викторина уены уйнатылды, “Китап-кешенең дусты” дип исемләнгән мәкаль әйтеш, табышмакларга җаваплар табыш булды. Китап — иң акыллы киңәшчеләрнең берсе булуы,аның һәр кешегә хезмәттә булышуы, кешеләрне бәладән коткаруы, тормышны танып белергә өйрәтүе, китапның кешегә үсәргә һәм халыкның аңын баетырга мөмкинлек бирүе турында укучылар игътибар белән тыңладылар.