Безнең канатлы дусларыбыз.Уен-викторина
Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәр төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар – табигать күрке. Шуңа шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр иҗат итәләр. Кошлар турында бик күп җырлар җырлана.
1апрельдә дөнья күләмендә Халыкара кошлар көне үткәрелә. Шул уңайдан китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге укучылар белән “Безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.
Максаты: укучыларны безнең якларда кышлаучы һәм күчмә кошларны танып белергә өйрәтү, аларның авыл хуҗалыгы корткычларын бетерүдәге әһәмиятен аңлату, канатлы дусларыбызга сак караш һәм мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Укучылар китапханәдә китаплар белән таныштылар. Викторина сорауларына кызыксынып бик теләп җавап бирделәр, мәкаль һәм табышмакларга җавапларны да таптылар. Төрле уеннар да уйнатылды: – кошлар эстафетасы, әтәчләр сугышы, очты-очты..., идәннән кошлар өчен җим чүпләү, туп белән кошлар исеме әйтү.