Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Чиста булсын инеш-елгалар. Тематик кичә

Глобаль проблемаларның берсе булып, экологик проблемалар тора. Табигый байлыкларны үзләштергәндә, эшкәрткәндә һәм файдаланганда табигатьтә кирәкмәгән үзгәрешләр килеп чыга. Бу үзгәрешләр кешенең сәламәтлегенә, табигатьнең үзенә зыян китерә башлыйлар , экологик проблемалар китереп чыгаралар. Безне чолгап алган мохит чын мәгънәсендә авыру. Кеше эшчәнлегенең табигатькә зыян китерүен төрле юнәлешләрдә карап була.                         

      Су саклау зоналары елы уңаеннан, 18 март көнне китапханәдә яшүсмер-ләр белән “Чиста булсын инеш-елгалар” исемле тематик кичә үтте. Максаты: укучыларга сулыкларның һәм чишмәләрнең чисталыгын сакларга,табигатьне күзәтергә һәм яратырга өйрәтү; суның табигый байлык, изге җир икәнлеген балаларга төшендерү; чишмәләргә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү; табигать матурлыгын күрә , аңлый белергә өйрәтү.

     “Табигать дөньясында” исемле күргәзмә төзелеп, укучылар игътибарына тәкъдим ителде.

      Кичәдә авылыбызның, районыбызның,туган төбәгебезнең экологик проблемалары; туган як сулыклары, табигый сулыклар һәм ясалма сулыклар, туган якның чишмәләре турында сөйләшенде. Бүгенге көндә күп чишмәләр кеше ярдәменә мохтаҗ. Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти - әнисен, кардәш–ыруларын, тирә-юньдәге кешеләрне ярата. Чишмәләрне карау, ачу, чистарту дин тарафыннан да изге гамәл санала. Саваплы 7 төрле гамәлнең берсе – чишмә казу.  Авылның төзеклеге, матурлыгы, чисталыгы безнең һәрберебезгә бәйле. Табигатьне төп пычратучылар – без үзебез . Безнең якның табигате искиткеч матур, һавасы саф, чиста. Монысы бәхәссез. Тик менә шуны аңламаучыларны, белә торып тирә-як мохиткә зыян салучыларны күреп йөрәк әрни. Укучылар белән шушы проблемаларны ничек тормышка ашырып була, шул турыда сөйләштек, киңәшләштек. Шулай ук  сорау-җавап уены, табышмакларга җаваплар табу, викторина уены, тест сорауларына җавап бирү уйнатылды.