"Бәйрәм көтә күңел"
Кече яшьтәге укучылар белән узган бу әдәби сәгать "Тукайны бергәләп укыйбыз" проекты кысаларында узды. Китапханәче шигырне кычкырып укыды, эчтәлеге буенча фикер алыштык, язылу тарихын сөйләде. Гает бәйрәме чыннан да шигырдәгечә рәхәт матур хис бирерлек бәйрәмме, бу бәйрәм турында аңлатып мөгалиммә Гөлфия апа Вильданова чыгыш ясады.
Актив укучыбызның "Безнең гаиләдә Гает бәйрәме" видеоролигын карап бәйрәм турында тулы күзаллау булдырдык.