Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Тукай әкиятләренә сәяхәт”

Кыска гына гомер кичерсә дә , Тукай гаять зур мирас калдырган, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәхәббәт Тукайның балачак шигырьләреннән һәм әкиятләреннән туа. Аның әсәрләре балаларны хезмәткә өйрәтә, игелекле, намуслы, акыллы, гадел булырга өйрәтә. Г.Тукайның 140 еллыгы уңаеннан “Сәләмәтлек зур байлык” клубына йөрүче кече яшьтәге укучылар белән  «Тукай әкиятләре белән сәяхәт» әдәби сәгать уздырдык. Дөньяны танып белергә өйрәткән язучының биографиясе белән танышып,  аның әсәрләре дөньясына «Битлек», «Бел һәм дәвам ит», «Пантомима» һәм башка уеннар аша сәяхәт оештырдык. Тукай шигырьләрен укыдык һәм мультфильмнар карадык.