“Батырлык ул-рухи матурлык”
2026 ел Татарстанда «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» дип игълан ителде. Китапханәдә шул уңайдан киң катлам укучылар белән “Батырлык ул-рухи матурлык”дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрдек. Кичәне китапханәче батырларның бөек мирасын саклау, аларның кыюлыгын һәм фидакарь хезмәтен үрнәк итеп алу, тормышта шул кыйммәтләргә таянып яшәү бурычын искә алып “Батырларның даны мәңгелек”темасына әңгәмә белән башлады. Әдәби әсәрләрдән батырлык үрнәкләрен сүрәтләгән өзекләр укылды. Бөек Ватан сугышында, хәрби хәрәкәтләрдә батырлыклар күрсәткән геройлар турында сөйләштек. Батырлык бик тирән мәгънәле, күпкырлы төшенчә. Аны эшләү өчен, сугыш һәм көрәш кырына чыгу мәҗбүри түгел. Безнең җәмгыятьтә намуслы, кешелекле, рухи яктан бай, мәрхәмәтле һәм башка шундый сыйфатларыңны саклап яшәүче, тыныч тормышта да үзләренең хезмәтләре белән дөньяны сокландырган кешеләр булуын искәртеп, авылыбызның хезмәт батырларын барладык.