Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Тукайны бергәләп укыйбыз "Бишек җыруы"

"Тукайны бергәләп укыйбыз" проекты кысаларында Г.Тукайның "Бишек җыруы" шигырен укыдык. Шигырь эчтәлеге буенча фикер алыштык. Тормышының фәлсәфи уйлануларын чагылдырган бу шигырдә Тукайның ана назына туймаган балачагын күзалладык. Шагыйрь иҗатының фольклорга якынлыгын күрсәтүче бу шигри юллар һәркемгә буыннан буынга күчә торган юллар, гомер буе безне җылыта торган наз белән сугарылган булуы хакында сөйләштек. Тукайның мирасын саклый алуыбыз белән горурланып, бу шигырне укучыбыз җырлап та күрсәтте.