Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Кыргый табигать серләре»

Җир планетасы-галәмнең кечкенә генә бер кисәкчеге, һәм ул барлык тереклек ияләре белән бергә гүзәл. Безнең бурыч-планетаны һәм анда яшәүче җан ияләрен саклау. Кече яшьтәге укучылар белән узган виртуаль сәяхәт Бөтендөнья кыргый табигатьне саклау көне уңаеннан уздырылды. Бу көн календарьдагы дата гына түгел, ә табигатькә һәм анда яшәүчеләргә сакчыл караш кирәклеге турында һәрберебез өчен мөһим сигнал. Китапханәче белән кыргый табигать дөньясы буйлап китаплар белән бергә сәяхәт иткәндә, яшь укучылар җирдә тереклекнең килеп чыгышы, кешелек алдында торган экологик проблемалар, Кызыл китапка кертелгән үсемлек һәм хайваннарның югалып бара торган төрләре турында да белделәр. Хайваннар һәм үсемлекләр турындагы табышмаклар-сораулар чишелә торган танып белү викторинасында катнашып, үсемлекләр һәм хайваннар тормышы белән таныштылар, . «Табигать  дөньясында»китап күргәзмәсе эшләде.