Наркомания-ак үлем
1 март – Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне. Бу үз гомерләрен планетада наркотиклар таралуга каршы көрәшкә багышлаган кешеләрнең һәм бу проблеманың бөтен коточкычлыгын аңлаган җәмгыятьнең теләктәшлек көне. Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көненә китапханәдә «Бәла исеме-наркотиклар»дигән мәгълүмати – агарту стенды ясалды. 2 март көнне киң катлам укучыларга «Наркомания- ак үлем» мәгълүмат көне үткәрелде. Әңгәмә барышында наркотикларның кешенең физик сәламәтлегенә һәм социаль иминлегенә тискәре йогынтысы мәсьәләләре буенча фикер алыштык. Китапханәче яшүсмерләр арасында наркотикларның таралу проблемасы, наркотикларны куллануның нәрсәгә алып баруы турында искәртеп, балаларны оныкларны бу бәләдән саклап калу өчен уяу булырга чакырып әңгәмә алып барды. Сәламәт яшәү рәвеше турында “Наркотик явызлыгына –ЮК!” буклетлары таратылды.