Тукайны бергәләп укыйбыз
Кече яшьтәге укучылар белән Г. Тукайның пейзаж лирикасына караган, матурлык белән ләззәтләнү мотивы өстенлек иткән, туган җир табигате идеаллаштырылган "Кышка бер сүз" шигырен укыдык. Эчтәлеге буенча фикер алышып кыш һәм яз алышынуы, табигать күренешләре турында образлы күзаллау булдырдык.