Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тел-милләтнең җаны"

21 февральдә бөтен дөньяда Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан китапханәдә укучылар белән викторина уздырылды. Кичә башланганда китапханәче, бу көнне бәйрәм итүнең тарихы, телнең бөеклеге һәм байлыгы, ни өчен үз теле халыкка кадерле икәнлеге турында сөйләп башлады. Укучылар ике командага бүленеп, биремнәрне үтәп конкурсларда катнаштылар, туган телебез турында күп белүләрен күрсәттеләр.  Кичә ике команда арасында дуслык җиңүе белән “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды. “Туган телем-Тукай теле” китап күргәзмәсе эшләде