Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Тукайны бергәләп укыйбыз

Гасырлар буе нинди генә сынауларга дучар булса да, барлык авырлыкларны җиңеп, үз телен, үз милләтен, үз гореф-гадәтләрен саклап килгән татар халкы, татар теле турындагы әңгәмәдән башланды бу кичә. Тукае, Җәлиле, Сәйдәше, Туфаны… булган горур милләт баласы булуыбызны ассызыклап Г. Тукайның “Милләткә” шигырен укып, эчтәлеге буенча фикер алыштык. Шигырьнең язылу тарихы, шигырьдәге лирик геройның эчке дөньясы, аның хис-кичерешләре һәм шул ук вакытта горурлык хисләре кичерүен, шигырь юлларында язылган һәр куплеттан анализлап карадык. Г.Тукай иҗаты — без татар халкының йөз аклыгы, мондый шагыйрь булган милләт — зур һәм талантлы милләт, үткәне һәм бигрәк тә киләчәге булган милләт, дигән нәтиҗә ясадык.