“Әнкәмнең догалары”
Адәм баласы бөтен эштә дә ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә, ул һәрбер эшендә, ярдәм сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итә. Китапханәдә узган “Әнкәмнең догалары” кичәсе дә дога кылуга, доганың көченә багышланды. Анда бүгенге көндә улы махсус хәрби операциядә булган, Шушмабаш авылы мөгаллимәсе Суфия ханым Нигматҗанова, ана даны бүләге иясе Гөлгенә Хабибрахманова һәм “Ак калфак” клубы апалары катнашты.
Кичә “Әнкәмнең догалары” җыры белән башланды, Ф. Яхинның “Ак әбиләр догасы” хикәясеннән өзек укылды. Дин тыелган заманнарда да халкыбыз ихлас догада булуын, безнең әдәп-әхлагыбыз, дини тәрбия ак яулыклы әби-апалар, акыл туплаган ил агалары җилкәсендә булганын ассызыклап әңгәмә алып барылды. Суфия ханым “Дога тәкъдирне дә үзгәртә” темасына чыгыш ясады. Бала тәрбияләүдә әтигә хөрмәт тәрбияләү, ир егетләрне көчле рухлы, кыз балаларны сабырлык үрнәге итеп тәрбияләү буенча, төрле мисаллар китереп сөйләде. Әниләрнең балалары өчен кылган догалары һичшиксез кабул булачагын Гөлгенә Хабибрахманова үз балаларын тәрбияләгәндә күргән ярдәме мисалында ачып күрсәтте.
Кичәне Х. Әюп нең “Интернациональ бурыч” шигырен укып дәвам иттек. Авылыбызның сугышчы-интернационалист егетләрен искә алып, алар турында хәтирәләрне барладык. Даими уздырылып торучы “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясенә кушылып, үзебезнең тылдагы ярдәмнең бүгенгесе көндә МХО дәге егетләргә зур таяныч ярдәм булуын искәрттек. Тылдан улларына күрсәтелгән ярдәм өчен Суфия ханым рәхмәт сүзе әйтеп, катнашучыларның сорауларына җавап бирде. Улын сагыну хисләре белән язылган шигырен һәм үзе иҗат иткән бүтән шигырьләрен тәкъдим итте. Яшәү һәм үлем чигендә булган батырларыбыз өчен бергәләп дога кылдык.