Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү акциясе
Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү акциясенә Шекә авылы халкы да кушылды. Бу юлы безнең уңган апаларыбыз тәмле өй токмачы әзерләделәр. Акчалата, егетләргә кирәкле әйберләр белән дә ярдәмгә кушылучылар күп булды. Китапханәнең “Сәламәтлек иң зур байлык” клубы укучылары гуманитар ярдәм әзерләү эшенә теләп кушылдылар, токмачларга накелейкалар ябыштырдылар.
Бүген тылның ныклыгы бик кирәк. Тарихта әби-бабаларыбыз, әти-әниләребезнең Бөек Ватан сугышы елларында фронтка нинди юллар белән ярдәм итүләре турында күпләребез ишетеп үскән буын вәкиле. Ул дәвер кешеләре илебезгә килгән зур сынауны бергәләшеп җиңгән.
Егетләргә ярдәм йөзеннән оештырылган изге эшкә өлеш керткән авылдашларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә сезне исәнлектән-саулыктан аермасын, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсын иде. Өй җылысы, әниләр кулы белән киселгән токмачлар егетләргә ризык булсын, аларга көч өстәсен.
Гуманитар ярдәмне туплап, ерак юлга кузгалган ир- егетләребезгә исән- имин йөреп, егетләрне шатландырып кайтырга насыйп булсын.
"Солдат мира, войну не выбирает"мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшләде