Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Ил язмышы- ир-егет иңнәрендә"

2026 ел Татарстанда “Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы” уңаеннан Шекә авыл клубында "Ил язмышы- ир-егет иңнәрендә" дип исемләнгән музыкаль кичә узды. Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәп, төп нигезләрендә гаилә корып, гаиләләренә генә түгел, авыл халкына да хезмәт итеп яшәүче ир-егетләребез катнашында узган бу кичә уеннар, матур җырлар белән үрелеп барды. Катнашучы ир-егетләр “Солдат хәтирәләре” бүлегендә  үзләренең армия еллары истәлек-хәтирәләре белән уртаклаштылар, “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” бүлегендә кызларының чәчләрен үреп осталыкларын күрсәттеләр, “Солдатта булган диләр” бүлегендә  хәрби тема сорауларына җаваплар бирделәр, “Һәр эштә осталык кирәк” бүлегендә җиләк-җимешләрне матур итеп табынга кую өчен әзерләделәр.

Тормыш иптәшләре, балалары, оныклары тарафыннан башкарылган концерт номерлары кичәбезне тагында бизәде.  Авылыбызның бу тырыш ир-егетләрен авылдашлар басып алкышларга күмделәр.