Тукайны бергәләп укыйбыз "Китап"
12 февраль көнне китапханәдә “Китап юлдашчың синең” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Иң беренче, Китапханәче катлаулы, авыр юл үткән, илгә, халыкка игелек китергән китаплар язмышы турында сөйләде. . Г. Тукайның “Китап “ шигырен укыдык. Укучылар белән бергәләп бу шигырь Тукайның әдәбиятка булган мәхәббәтен күрсәтүен ачыкладык. Китапханәче шигырьнең язылу тарихы, жанры, шигырьдәге проблемалар турында әңгәмә алып барып, шигырьдәге катлаулы сүзләргә аңлатмалар бирде. Шигырьнең рус телендәге вариантын укыдык. Күп борчулар һәм авыртулар белән тулы дөньядә китап җанга шифа бирүче көчкә ия икәнен аңладылар.