Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тукайны бергәләп укыйбыз"

Шекә башлангыч сыйныф укучылары белән Габдулла Тукайның “Буран” шигырен укыдык. Китапханәче, “Буран, давыл – табигатьнең кеше йогынты ясый алмаган күп кенә серләренең берсе,-дип сөйләп, буран тавышын тыңлатып сүз башлады. Төрле чор һәм халыкларның күп кенә шагыйрьләре  үзләренең карашларын табигатьнең стихияле күренешләренә юнәлдерүләре,  бу хакта татар халык шагыйре Габдулла Тукай  язган шигырьне укырга тәкъдим итте. Укучылар шигырьне кычкырып укыдылар,китапханәче сорауларына эчтәлеге сорауларга җаваплар бирделәр.  Китапханәче шигырьне рус телендәге вариантын кычкырып укыды. “Шагыйрь бу шигырьдә бик күп фигыльләр кулланып,  котырынган һава торышын сурәтли. Табигатьтә үзгәрешләр булып ала һәм аннан һәрвакыт тынычлык урнаша”-дигән фикергә килеп узган буранлы көннәрне искә алдык.