Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Отчет җыелышы

4 февраль көнне Шушмабаш мәдәният йортында, Шушмабаш авыл җирлегенең һәм "Северный" күмәк хуҗалыгының 2025 ел өчен хисап җыелышы узды. Җыелышка Арча муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Мухамадияров Рамиль Данилевич һәм башка оешма вәкилләре, шушы җирлектә эшләүче бюджет, күмәк хуҗалык хезмәткәрләре, эшчеләре катнашты. Без мәдәният хезмәткәрләре, Шушмабаш һәм Носы мәктәпләре белән берлектә, эшчәнлегебезне чагылдырган күргәзмәләрне халыкка тәкъдим иттек.