Китап күргәзмәсе
2026 елда, әдәби дөнья, рус сатиригы Михаил Евграфович Салтыков-Щедринның тууына 200 ел тулуны билгеләп үтә. Ул сатирик рус әдәбияты хәзинәсенә көнүзәк характердагы проза авторы буларак кергән.
Китапханәдә 26-28 январь көннәрендә Салтыков-Щедринның әсәрләре һәм язучының тормыш, иҗат юлы турында сөйләүче “Писатель горечи и правды” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. «Очерк жизни и творчества» видеоролигы эшләнеп китапханәнең В контакте битендә киң катлам укучыларга тәкъдим ителде.