Тукайны бергәләп укыйбыз. "Кышкы кич"
Кече яшьтәге укучылар белән Г.Тукайның "Кышкы кич"әсәре буенча әдәби кичә үткәрелде. Чара башында китапханәче Г.Тукайның авыр балачак еллары һәм тормыш шартларының хәзергедән бик нык аерылып торуы турында сөйләде. Әсәр кычкырып укылды. Бу әсәрнең язылу тарихы, башка телләргә тәрҗемә ителүе турында сөйләнде. Әсәр турында тулы күзаллау бирү максатыннан, татар мультипликация берләшмәсе төшергән мультфильм карадык. Әсәр буенча укучылар белән, шигырьдә бар нәрсә ятим балаларга карата кайгыртудан һәм кызганудан язылган, чөнки язучы ятим булып үскән, һәм бу шигыре белән ул һәр кешене мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өнди дигән нәтиҗәгә килдек.