Аркадий Гайдар әсәрләре буйлап
Шекә авыл китапханәсе ел саен уздырыла торган "Бүген Гайдарны укыйбыз" VIII төбәкара челтәр акциясенә кушылды һәм 7-8 класс укучылары белән "Аркадий Гайдар әсәрләре буйлап" дигән кычкырып укулар үткәрелде. Катнашучылар язучының биографиясе белән таныштылар, А.Гайдарның тормышы һәм иҗаты турында, язучының әдәби псевдонимы ничек барлыкка килүе һәм аның мәгънәсе, балалар өчен нинди повестьлар һәм хикәяләр язуы турында белделәр. Балалар " Тимур һәм аның командасы”хикәясен укыдылар, геройларның гамәлләре турында фикер алыштылар, укыганнары турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.