"Кышлаучы кошлар"
«Кышлаучы кошлар көне» дигән Бөтенроссия экологик бәйрәм ел саен илебездә 15 гыйнварда билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан мәктәпкәчә яшьтәге укучыларым белән "Кышлаучы кошлар" темасына экологик чара уздырдык. Китапханәче балалар белән кошларны тануга уеннар уздырып, кошлар турында шигырьләр укыды. Балаларның хәтер һәм истә калдыру, танып- белү сәләтләрен үстерүгә "Кайсы кош очып китте", "Кошны таны", "Әйт әле күгәрчен", "Ярый-ярамый", "Кошны тавышыннан таны" уеннарын уйнадык. Кышлаучы кошларның яшәү шартлары турында сөйләшеп җимлекләр куярга, ул җимлекләргә нәрсәләр салырга булуын аңлатып сүз алып бардык. Пластилин белән әвәләп, кошлар ясадык, аларга җимне даими салып торырга чакырдык. Чара Әнәс Кари ның "Кошлар туйдырам" шигырен укып тәмамланды.