Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Тукайны бергәләп укыйбыз"

Шекә авыл китапханәсе "Тукайны бергә укыйбыз" Республика акциясенә кушылды һәм башлангыч класс укучылары белән "Ай һәм ҡояш" шигырен укыды. Чара башында китапханәче әлеге акция белән таныштырды. Кыскача гына шигырьнең  язылу тарихы турында сөйләде, шигырьне сәнгатьле итеп укыды. Укучылар белән шигырьнең эчтәлеге турында фикер алыштык, тулырак күзаллау бирү   өчен, татар мультипликация берләшмәсе төшергән әлеге шигырьгә мультфильм карадык. Әсәр укучыларга бик ошады һәм кояш белән айның гармониясе турында тулы күзаллау бирде.