Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Бер картлыкта, бер яшьлектә..."

Өлкән буын кешеләре арасында тере аралашу кытлыгын төрле уеннар актуаль итә. Өлкән буын кешеләренә  уенар уйнап вакыт үткәрү,  җылы рухи атмосфера тудыра, телевизордан һәм көндәлек мәшәкатьләрдән читкә юнәлтә. Шул максаттан озак яллардан оныкларны, балаларны озаткач, өлкән яшьтәге апалар белән уеннар кичәсе оештырдык. Китапханәче әлеге чараны кызыклы фактлар, бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат биреп, шигырьләр укып,  күңелле уеннар һәм шаян конкурслар оештырып алып барды.  Катнашучылар төрле ил халыкларының яңа ел традицияләре белән таныштылар .

Чараның программасы күңелле һәм бай эчтәлекле иде, кызыклы уеннар һәм конкурслар күп булды. Барлык катнашучылар да чарада актив катнашып, күңелле ял иттеләр.