Иске Яңа ел
Үз тарихында ел исәбен алыштырган искечә Яңа ел бәйрәмен Шекә авылы халкы, елдагыча яңа ел каникулының соңгы көнендә, бәйрәмчә бизәлгән Багаветдинов Ленарлар йорты каршында, саф һавада уеннар уйнап, җырлап- биеп каршылады. Без мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмне матур программа белән бизәдек. Программада шигырьләр, җырлар, табышмаклар, уеннар уйналды. Авылга бик күп кунаклар кайткан, күрше авыллардан да кунаклар күп килгән иде. Тәмле коймаклар, самоварда кайнар чәй, күңелле уеннар, дәртле җырлар, биюләр барысын да җылытты.Кич буе авылда шатлык һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде